«Китапханә – китап йорты»: таныштыру экскурсиясе (6+)
30
Сентябрь 2022
Җомга
30 сентябрь көнне ачык ишекләр көнендә 6 нчы санлы китапханә 34 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен үзенең ишекләрен ачты. Балалар китап патшалыгына экскурсия кылды һәм китапханә фондындагы матур рәсемле һәм кызыклы китаплар белән танышты, «китапханә», «уку залы», «абонемент», «китап фонды», «укучы формуляры» кебек китапханә-библиографик белем нигезләре буенча төп төшенчәләр, китапханә кагыйдәләре һәм язмалары турында белде, китапханә киңлегендә ориентлашырга өйрәнде. Экскурсиянең максаты – китапка карата кызыксыну булдыруга ирешелде. |